Дин

Благовещение соборы

Благовещение кафедраль соборы — Казан Кирмәненең иң зур корылмаларыннан берсе. Иң элек ул классик хач-гөмбәзле, биш башлы һәм ике янкорылмалы гыйбадәтханә булган. Бүгенге көнгә кадәр сакланган соборның төп изге нәрсәсе - Казанның беренче святителе Изге Гурийның мощалары ракасы. Әлеге мәһабәт бина монда килеп киткән танылган шәхесләрне хәтерендә саклый: императорлардан - Петр I, Павел I, Николай I, Екатерина II, шулай ук Александр Пушкин, Александр Радищев һәм Сергей Рахманинов. Собор хорында Федор Шаляпин җырлаган. Благовещение соборының янындагы брусчаткада ярымтүгәрәк формасында 1920 нче елларга кадәр торган биш катлы манараның урыны билгеләнгән. Елга ике тапкыр монда Благовещение соборыннан Мәрьям Ананың могҗизалы Казан иконасы табылган урынга кадәр хач йөрешләре уза.

тарихи мәгълүмат

Благовещение соборы 1561 нче – 1562 нче елларда Явыз Иван IV әмере белән Постник Яковлев һәм Иван Ширяй җитәкчелеге белән Псков осталары тарафыннан төзелгән. Күп вакытлар дәвамында собор Идел буенда христианнарның үзәге булып торган. Храм күп тапкырлар янган, аны берничә тапкыр төзекләндергәннәр һәм өч тапкыр яңадан төзегәннәр. XX нче гасырның 20 нче еллары азагында аның манарасын аударганнар һәм көнбатыш ябык болдырын җимергәннәр. Хәзер манарадан калган соборның тышкы кыяфәте тулысынча диярлек торгызылган.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез