Дин

Богородица монастыре

Мәрьям Ананың могҗизалы Казан иконасы – православлар олылый торган иң әһәмиятле иконаларның берсе, Романовлар император йортының һәм бөтен Россиянең яклаучысы. Хәзерге көндә Казан иконасы күчермәсе Казан Богородица ирләр монастыренең Крестовоздвиженский чиркәвендә саклана. Чиркәүдә көн саен гыйбадәтләр уза һәм барлык инанучылар изге иконага табына ала. Әлеге бина үзе дә архитектура һәйкәле булып тора. Безнең көннәргә кадәр 1882 нче – 1887 нче елгы ике катлы корпус, Крестовоздвиженский чиркәве һәм 1993 нчы елда Казан епархиясенә тапшырылган София чиркәве сакланган. Шушында ук Настоятельский һәм Никольский корпуслары урнашкан. Ә мәхәллә гыйбадәтханәсе урынында 1810 нчы – 1816 нчы елларда Никола Тульский чиркәвен торгызганнар. Хәзерге көндә биредә реставрация эшләре бара.

тарихи мәгълүмат

Казанның бер өлешен юкка чыгарган пожар булган елны Матрона исемле кыз төшендә Мәрьям Ана күрсәткән урында, 1,5 тирәнлектә, икона таба. Шул ук 1579 нчы елны Явыз Иван IV Богородица кызлар монастырен төзергә әмер бирә. Матрона беренче монахиня, ә соңрак монастырь башлыгы була. 1767 нче елда Екатерина II образга бриллиант тәкыя куя, соңрак бу сәбәпле икона зыян күрә. 1904 нче елда Чайкин исемле карак иконаны урлый. 2005 нче елның 21 нче июлендә Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Алексий II Мәрьям Ана Казан иконасының могҗизалы «Ватикан» күчермәсен Казан епархиясенә тапшыра. Хәзер аны Крестовоздвиженский чиркәвендә күрергә мөмкин.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «КАИ», «Үзәк стадион»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез