Дин

Богоявление соборы манарасы

XIX нчы гасырда архитектор Максим Михайлов иҗат иткән 74 метрлы манара — рус бароккосы архитектура һәйкәле һәм Бауман урамы символы. Тышкы яктан манара готик соборның алгы өлешен хәтерләтә һәм әкияти хисләр уята. Манараның икенче катында Федор Шаляпин исемен йөрткән хор капелласы урнашкан, ә берничә метр арада танылган җырчының һәйкәле тора.

тарихи мәгълүмат

Богоявление чиркәвен күп вакытлар дәвамында Проломная капкасы дип атаганнар. Беренче агач корылма Казан яуланып алганда җимерелгән дивар урынында төзелгән булган. Агач храм исә 1741 нче елда сәүдәгәр Сергей Чернов акчасына торгызылган. 1873 нче елда монда танылган Федор Шаляпинны чукындырганнар. Богоявление соборының яңа манарасы 1895 нче - 1897 нче елда әүдәгәр Иван Кривоносов васыять итеп калдырган акчага төзелгән.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Сәламәтлек» комбинаты», «Тукай мәйданы», «Тукай исемендәге сквер»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез