Дин

Зәңгәр мәчет

Иске Татар бистәсендә тыйнак кына ике йөз еллык тарихы булган тагын бер мөселман һәйкәле тора. Ике катлы әлеге мәчетнең сигез почмаклы, өч катлы манарасы һәм ачык зәңгәр төстәге стеналары бар. Әлеге төскә бәйле мәчетне Зәңгәр мәчет дип атаганнар. Кызганыч әлеге бинаның проектын төзегән архитекторның исеме билгесез.

тарихи мәгълүмат

Мәчет 1815 нче - 1819 нчы елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов (Заманов) акчасына төзелә. 1864 нче елда Казанның беренче гильдия сәүдәгәре Габдельманнан Мөстәкыймов үз җиренең бер өлешен бүлеп биреп, мәчетне көньякка таба киңәйтә һәм архитектор Петр Романов проекты буенча койма белән әйләндереп ала. 1932 нче елда мәчетне ябалар, манарасын сүтәләр, ә бинаның үзен коммунал фатирлар итеп тараталар. 1993 нче елда мәчет мөселманнарга кайтарыла. 2009 нчы елда төзекләндерелә.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Юнысов мәйданы», «Татарстан урамы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез