Дин

Кол-Шәриф

2005 нче елда, Казан ханлыгы чорының атаклы Җәмигъ мәчете истәлегенә багышлап, Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчете торгызыла. Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы бер җирлектә яшәгән ике диннең татулыгын символлаштыра. Мәчет берьюлы 1500 кешене сыйдыра. Бинаның гөмбәзе кайчандыр ханнар киеп йөргән Казан башлыгын хәтерләтә. Татарстан рәссамнарының эскизлары буенча Кол Шәриф өчен махсус Чехиядә әзерләнгән ике ярым тонналык люстра һәм идәнгә җәелгән зиннәтле фарсы келәмнәре мәчетне тагы да купшылата. Ә төннәрен мәчетне тышкы яктан яктырткан утлар белән сокланмый мөмкин түгел. Биш катлы мәчет эчендә Ислам мәдәнияты музее урнашкан.

тарихи мәгълүмат

Борынгы мәчет турында без кайбер рәсемнәрдән яки аңлатмалардан гына беләбез. Мәчетне сәид Кол Шариф җитәкли. Ул Казанны алганда көрәштә һәлак була. Мәчет тулысынча җимерелә, ләкин аның гүзәллеге югары бәяләнә һәм Мәскәүдәге Василий Блаженный соборы аңа охшатып төзелә.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез