Дин

Никольский соборы

Никольский кафедраль соборы Николо-Низский һәм Покров чиркәүләреннән, аерым торучы чиркәү манарасы һәм берничә административ бинадан гыйбарәт. Бу архитектур ансамбльны Россия Федерациясе мәдәни мирас объекты итеп тә таныдылар. Покров чиркәве – Казандагы иң борынгы чиркәүләрнең берсе, ул 1696 нчы елда төзелгән. Собор гөмбәзләренең очында торган бизәкле хачлар һәм «шахмат тәртибе» буенча аклы – зәңгәрсу төсләргә буялган дүрт ян гөмбәз бу соборга бәйрәм рухы өсти. Бу- Казандагы бердәнбер шакмак бизәкле гөмбәзләр. Хәзер бу соборда Казанның күп кенә изге нәрсәләре саклана. Иң танылганнары: Казан һәм Тихвин Мәрьям Ана иконоларының могҗизалы күчермәләре, Изге Богородица Федоров иконасы, Мәрьям Ананың «Всеблаженный» образы, Мәрьям Ананың «Неупиваемая Чаша» һәм «Всецарица» иконолары, изгеләндерүче Николайның могҗизалы иконасы һәм башкалар.

тарихи мәгълүмат

1565 нче елда Никольский кафедраль соборында Никола Боровскийның агач чиркәве торган. Храм якынча XVII нче гасырның уртасында, ә Покров чиркәвенең манарасы 1720 нче – 30 нчы елларда төзелгән. Николо-Низский мәхәлләсе Казанда иң аз кеше йөргән урын булган, нигездә монда түбән катлам вәкилләре килгән. XIX нчы гасыр азагында священник Николай Варушкин искергән храмны яңартыр өчен иганәчеләр тапкан. Төзелешкә төп акчаны сәүдәгәрләр һәм төзелеш комитеты әгъзалары биргән.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Чернышевский урамы», «Кремль урамы», «Үзәк стадион»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез