Дин

Нурулла мәчете

Нурулла мәчете Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә урнашкан. Әлеге бина милли-романтик эклектика юнәлешенең ачык үрнәге булып тора. Мәчетне реконструкцияләгәндә алтыпочмаклы тамбурында өскә таба нечкәрә барган манара урнаштырылган. Витражлы түгәрәк тәрәзәләргә кояш кергән вакытта залның идәнен һәм диварларын төрле төстәге таплар бизи. Беренче катта урнашкан тәһарәтханә чын мәрмәр белән капланган һәм декоратив фонтан белән бизәлгән.

тарихи мәгълүмат

Мәчетне Казанның элеккеге сәүдә үзәге - Печән базары булган урында 1849 нчы елда бертуган Юнысовлар акчасына, әтиләре - беренче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Юнысов васыяте буенча төзеткәннәр. 1929 нчы елда мәчетне ябалар, ә манарасын сүтәләр. 1990 нчы елда мәчетне мөселманнарга кайтаралар һәм «Нурулла« дип атыйлар. 1990 нчы - 1995 нче елларда биредә төзекләндерү эшләре бара. Аның манарасын архитектор Рафикъ Билалов проекты буенча торгызалар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар – «Галиаскәр Камал ис. театр», «Париж Коммунасы ур.»; «Тукай мәйданы» метро ст.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез