Дин

Петр һәм Павел соборы

Петр һәм Павел соборы — Казанның рухи символларының берсе, Петр чоры стиленең ачык бер үрнәге, башка төрле аны рус яки «нарышкин» бароккосы дип тә йөртәләр. Ул Казанның тарихи үзәгендә Кирмәнгә якын урнашкан. Бөтен шәһәр кунаклары бу чиркәүгә карап соклана. Сәбәбе – аның уникаль кыяфәте. Бизәлеш, фрескалар, әвәләп ясалган элементлар, ачык төсләр, фасад детальләренең күплеге архитектура һәйкәленә үзенчәлекле стиль өсти. Чиркәүнең нәфис киртәсе танылган архитектор Михаил Коринфский проекты буенча төзелгән. Биредә Екатерина II дән башлап барлык Россия императорлары, дәүләт әһелләре, язучылар, шул исәптә А.С.Пушкин булып киткәннәр. Александр Гумбольдт һәм Александр Дюма үз әсәрләрендә соборны сурәтли. Ә тормышының Казан чорында танылган опера җырчысы Федор Шаляпин чиркәү хорында җырлаган булган. Монда 1723 нче – 1726 нчы елгы борынгы җиде катлы иконостас сакланган. Төп изге нәрсәләрдән могҗизалы Мәрьям Ана иконасы.

тарихи мәгълүмат

Император Петр I, 1722 нче елда Персиягә каршы яу белән барганда, Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе Иван Михляев өендә туктала. Әлеге вакыйга истәлеге итеп, Иван Афанасьевич кечкенә агач Петр һәм Павел чиркәве урынына ике катлы таш собор төзергә уйлый. Риваять буенча, соборга нигез салуда император үзе дә катнаша, әмма бу документлар белән дәлилләнми. Үз вакыты өчен собор тиз арада төзелә: инде 1726 нчы елда аны изгеләндерәләр һәм манарасын торгызалар. Аның астында Михляевларның гаилә төрбәсе урнашкан.Сәүдәгәрнең йорты әле дә соборның ишегалдында тора. Үзенең күпъеллык тарихында гыйбадәтханә 1742 нче, 1749 нчы, 1774 нче, 1815 нче, 1842 нче еллардагы янгыннардан зур зыян күргән. Аны 1824 нче - 25 нче, 1888 нче - 90 нчы елларда торгызганнар. Казан университеты архитекторы Михаил Литвинов соборның беренчел кыяфәтен детальле рәсемнәр һәм сызымнар буенча торгызган. Бу Россиядәге беренче югары дәрәҗәдәге архитектура һәйкәлләрен торгызу беренче үрнәкләреннән. 1939 нчы елда ябылганнан соң, рәсми рәвештә дәүләт карамагындагы архитектура һәйкәле булган. 1950 нче – 1980 нче елларда биредә планетарий урнаша. 1989 нчы елда храмны чиркәүгә кайтаралар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Чернышевский урамы», «Кремль урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез