Дин

Раифа Богородице ирләр монастыре

Раифа ирләр монастыре — кеше кулы тимәгән гүзәл табигать кочагында урнашкан, мәһабәт чиркәүләре белән эшләп торган монастырь. Мәрьям Ана Грузин иконасы хөрмәтенә соборда монастырьнең төп хәзинәсе — авыруларны тернәкләндерә торган борынгы могъҗизалы күчермәсе саклана. Янында гына Троица соборы, шулай ук Раифа һәм Синайда үтерелгән преподобный аталар хөрмәтенә изгеләндергән собор, Европадагы иң кечкенә XVIII нче гасыр азагының София чиркәве (аның храм өлешендә нибары 7 кеше генә була ала) бар. Монастырь кунакханәсенең алдындагы чәчәклектә кояш сәгате, шунда ук шифалы сулы Изге чыганак, ә аның өстендә зәңгәр гөмбәзле кечкенә генә кәшәнә тора. Раифа суының үзлекләрен 1997 нче елда тикшергәннәр. Белгечләр суда минераль матдәләр, шул исәптән көмеш булуын исбатлаганнар. Кышын күлдә боздан храмнар һәм бәкеләр ясала. Бирегә, могҗизалы урынның «бәллүр» һавасын сулар өчен һәм мәһабәт архитектураны үз күзләре белән күрергә дип, дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Раифа монастыре Идел-Кама дәүләт тыюлыгына керә. Моннан ерак түгел Раифа дендрариендә Төньяк Америка, Азия һәм Европа экзотик үсемлекләренең 400 дән артык төре үсә.

тарихи мәгълүмат

Раифа Богородица монастыренә иеромонах Филарет нигез салган дип санала. Ул еш кына монастырьдән Казан тирәсендәге карурманнарга китә торган була. Бервакыт инок билгесез күлнең ярына килеп чыга. Монда ул үзенә бер алачык кора. Бу 1613 нче елда була һәм нәкъ менә бу вакыттан Раифа монастыре тарихы башлана. Башта монахның хөҗрәсе ялгыз тора, соңрак яр буендагы агач алачыкларның саны арта. 1661 нче елда Казан митрополиты Лаврентий янына Раифадан ике карт белән инок Фаддей килә һәм чиркәү төзүгә фатиха, рухани билгеләвен сорыйлар. Архиерей аларның әлеге теләкләрен чынга ашыра, 1662 нче елда төзелеш эшләре башлана.

Ничек барып җитерге

552, 554 номерлы автобуслар Казанннан Раифага Төньяк вокзалдан китәләр. Вакыты: 8:15, 10:05, 12:00, 14:10, 16:00, 17:30.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез