Дин

Хабад-Любавич синагогасы

Профсоюз урамында юл кырыенда урнашкан бу мәһабәт манаралы бина игътибарны шунда ук үзенә җәлеп итә. Бу урын Казан яһүд мәхәлләсенең дини һәм иҗтимагый очрашу мәркәзе булып тора. Биредә Россия Яһүд Җәмгыятенең вәкиллеге, республикакүләм «Хэсэд Моше» яһүд мәркәзе» хәйрия фонды, «Афифон» яһүд яшьләр мәркәзе һәм китапханә эшләп килә.

тарихи мәгълүмат

1865 нче – 1875 нче елларда Казан яһүд җәмгыяте Зур Проломная урамында (хәзерге Бауман урамы) бина яллый. 1903 нче елда гыйбадәтханә өчен буш җир сатып ала, ә 1915 нче елның 2 нче мартында синагоганың ачылышы була. 1929 нчы елда шәһәрдә берничә гыйбадәтханәне, шул исәптән синагоганы да ябалар. Шуннан бирле бинада яһүд мәдәнияте Йорты, пионерлар Йорты, Халык театры, мәгариф хезмәткәрләре Йорты урнашкан була. Бары тик 1996 нчы – 1997 нче елларда гына яһүдләргә гыйбадәтханәләрен кайтаралар, ә 2015 нче елда, бинаны төзекләндергәннән соң, синагога тантаналы рәвештә ачыла.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Лобачевский урамы», «Тукай мәйданы»; «Кремль» метро тукталышы, «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез