Дин

Зөя Богородице-Успение ирләр монастыре

Татарстан Республикасының һәм Россиянең тарихи-архитектура кыйммәте булган әлеге монастырь Зөя утрау-шәһәрчегенең көньяк-көнбатышында урнашкан. Аның территориясендә төрле елларда төзелгән корылмалардан торган архитектур ансамбль сакланган. Иван Ширяй җитәкчелегендә Псков осталары 1555 нче - 1556 нчы елларда сирәк очрый торган 43 метрлы Никольская манара-чиркәвен торгыза. Изге Богородица Успениесе соборында 1080 метр квадрат мәйданда XVI нчы гасырның икенче яртысына караган борынгы фрескалар тулысынча диярлек сакланып калган. Аларның иң әһәмиятлесе - алтарь өлешендәге Явыз Иванның исән чагында төшерелгән бердән-бер рәсеме һәм Изге Христофорның йөзе. Торак һәм хуҗалык корылмаларыннан сакланып калганнардан XVII нче гасырның Архимандрит корпусы, XVIII нче гасырның туганлык корпусы, XVIII нче гасырның монастырь училищесы бинасы.

Зөя Богородице-Успение ирләр монастыре Юлкүрсәткечләрдә

тарихи мәгълүмат

Зөя Богородице-Успение ирләр монастыренә 1555 нче елда Иосиф-Волоколам монастыре монахы, беренче Казан архиепископы Гурийның рухи дусты, Смоленск кенәзләре нәселеннән Герман нигез сала. Ул монастырьнең беренче җитәкчесе була. Монастырь башта Казан җиренең миссионер үзәге итеп уйланыла. Беренче елларда ук танылган төзүчеләр Постник Яковлев, Иван Ширяй җитәкчелегендә Псков осталары таш храмнар төзи.

Ничек барып җитерге

Казаннан Зөягә бара торган автобуслар ял көннәре Үзәк автовокзалдан һәм Көньяк автовокзалдан китәләр.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез