Дин

Троица чиркәве

Агач Троица чиркәвенең тышкы кыяфәте 450 ел эчендә күп тапкырлар яңартылган. 2011 нче елда һәйкәлгә беренчел кыяфәте кайтарылган. Хәзер чиркәү 1551 нче елгыга охшаш. Интерьер үзгәрешсез диярлек сакланган. Диварларның алтын бүрәнәләренә, киң идән такталарына, авыр ишекләргә һәм ашау бүлмәсенең диварларына терәеп куелган агач утыргычларга үзенә күрә бер тыйнак матурлык хас, алар чиркәүгә өйдәгедәй рәхәт атмосфера өстиләр. Бәлки бу архитектор тарафыннан алдан уйланып эшләнгәндер. Троица чиркәвенең бизәлешендә сирәк очрый торган дүрт катлы уелып ясалган тяблолы иконостас чиркәүнең тыйнак кыяфәте белән каршылыкка керә. Троица чиркәвенең иконостасындагы борынгы иконалар хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт сынлый сәнгать музеенда саклана.

тарихи мәгълүмат

Чиркәү Явыз Иван фәрманы буенча Зөя шәһәрчеген төзер өчен Углич урманнарыннан китерелгән карагай бүрәнәләреннән эшләнгән. Материлларны 1551 нче елда кыска вакыт эчендә Идел буенча агызып китергәннәр. Дүрт атна эчендә шәһәр төзелә, ә чиркәүне бер көн эчендә торгызалар. Риваятьләр буенча, утрау-шәһәрчек төзелә башлаганчы ук, бу утрауның христиан шәһәр булуына изге Сергий Радонежский фатихасын бирә. Храмга князь Серебряный нигез сала. Явыз Иван һәм аның сугышчылары 1552 нче елда Казанга соңгы яу алдыннан Троица чиркәвендә дога кылганнар.

Ничек барып җитерге

Казаннан Зөягә бара торган автобуслар ял көннәре Үзәк автовокзалдан һәм Көньяк автовокзалдан китәләр.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез