Болгардагы көн

Идел болгарлары цивилизациясе белән танышабыз, ипи пешерергә өйрәнәбез, Кремль яр буенда роликта һәм велосипедларда йөрибез

  • 9 сәгәть 6,8 км 9 объект
  • «Чыңгызхан» 

    • 12:40 Обед
    • Болгар, Кол Гали урамы, 3 йорт

    Икмәк музеенда урнашкан өчяруслы «Чыңгызхан» ресторанында төшке аш ашыйбыз. Моннан тыюлык һәм Ак мәчет күренешләре ачыла.

  • Икмәк музее 

    • 14:00
    • Болгар, Кол Гали урамы, 3а йорты

    Эшләп утыручы тегермәннәре булган реконструкцияләнгән тегермәнче каралты-курасы. Монда ипи пешерүнең традицион технологияләре белән танышабыз.

  • Ак мәчет 

    • 14:30

    Татарстан Таҗ-Махалы. Ак мәрмәр һәм зәвыклы бизәк төшерелгән Ак мәчет яктылык сирпеп утыра.

  • Болгар мәдәнияте музее 

    • 15:00
    • Болгар, Мөхәмәдьяр урамы

    Эшләп торучы елга вокзалы да шул бинада урнашкан. Музейда борынгы цивилизация артефактлары саклана.

  • 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе 

    • 15:30
    • Болгар, Мөхәммәдьяр урамы

    Алтын гөмбәзле һәм витражлы тәрәзәле таш бина, монда дөньядагы иң зур Коръән китабы куелган.

  • Җәмигъ мечете хәрабәләре 

    • 16:00
    • Болгар, Назаровлар урамы, 67 йорт

    Реконструкцияләнгән Зур манара, калын диварлар һәм коллоналар фундаментлары, болар барысы да мөселманнар өчен изге урын булып тора.

  • Laidoya 

    • 17:00
    • Болгар, Кол Гали урамы, 9 йорт

    Дөя-бактрианнар фермасына — монда ландшафтотерапия, дөя сөте, дөя йоныннан эшләнгән нәфис пледлар һәм агротуризм.

  • «Бахча» 

    • 20:00 Ужин
    • Казан, Кирмән яры, Федосеев урамы, 1 йорт

    Кремль яр буе ресторанында гарәп, үзбәк, әрмән, уйгур һәм Сирия, Ливан халыклары ашлары тәкъдим ителә.

  • Кирмән яр буе 

    • 21:00
    • Казан, Федосеев урамы, 1 йорт

    Монда велосипед, веломобиль һәм роликларны прокатка алырга мөмкин, төрле кафелар, карусельләр һәм балалар өчен остаханәләр эшли.

Сәхифәне e-mail га юлларга
яки

Юлкүрсәткечләр