Чистайдагы көн

Борынгы өяз шәһәре Чистайның челтәрле архитектурасы белән танышабыз, Казанның театр тормышына якынаябыз

  • 8 сәгәть 4 объект
  • Чистай тарихы музее 

    • 12:00
    • К.Маркс урамы, 8 йорт

    Сәүдәгәр Подуруев яшәгән йортта археология, нумизматика, сынлы сәнгать, графика, фарфор һәм фаянс, этнография тупланмалары, документаль чыганаклар.

  • Никольский соборы 

    • 13:00
    • Бауман урамы, 5 йорт

    Классицизмның соңгы чоры үрнәге, Чистайдагы сакланып калган православие гыйбадәтхәнәләренең берсе.

  • Борис Пастернакның мемориаль музее 

    • 14:00
    • Ленин урамы, 81 йорт

    Бөек Ватан сугышы елларында Борис Пастернак гаиләсе яшәгән йорт. Экспозиция язучының шәхси әйберләреннән, йорт җиһазларыннан, хатлар, документлар, кулъязмалардан һәм язучының үзе исән чагында дөнья күргән басмалардан гыйбарәт.

  • Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры 

    • 18:00
    • Ирек мәйданы, 2 йорт

    М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры. Россиянең иң уңышлы эшләп килүче театрларының берсе, ул «көнбатыш» контракт системасы буенча эшли: монда иң яхшылар җырлый һәм бии.

Юлкүрсәткечләр