Алабуга

Алабугадагы көн

Алабуга шәһәренең сәүдәгәрләр көнкүреше һәм танылган шәхесләрнең тормышы белән танышабыз, таш башня янында теләкләр телибез, кич Казанда Максим Горький исемендәге ял паркында йөрибез

  • 8 сәгәть 7,6 км 7 объект
  • «Трактир» музей-театры 

    • 13:00
    • Алабуга, Казан урамы, 26 йорт

    Элек сәүдәгәр кибете булган бинада урнашкан ресторан-музей-театрында төшке аш ашыйбыз, анда XIX гасырның рус ашларын әзерлиләр.

  • Марина Цветаева музей-йорты 

    • 14:00
    • Алабуга, Кече Покров урамы, 20 йорт

    Әлеге йортта шагыйрь Марина Цветаева гомеренең соңгы көннәрен кичерә. Йорт 1941 елның августындагы күренеше нигезендә торгызылган.

  • Надежда Дурованың музей-утары 

    • 15:00
    • Алабуга, Мәскәү урамы, 123 йорт

    XIX гасыр дворян утарына урнашкан әлеге музей 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан кавалерист кызның тормышы турында сөйли.

  • Иван Шишкин музей-йорты 

    • 16:00
    • Алабуга, Яр буе урамы, 12 йорт

    Бөек рәссамның бала чагы һәм яшьлеге узган провинциаль көнкүрешен чагылдыра.

  • Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее 

    • 17:00
    • Алабуга, Нефтяниклар проспекты, 111а йорты

    Россиядә провинциаль табибларның бердәнбер музее, монда авыл им-томчысының өй күренеше, өяз табибы кабинеты, даруханәләр, операция заллары, психик авырулар клиникалары урнашкан.

  • Алабуга шәһәрчеге 

    • 18:00
    • Алабуга, Тынычлык проспекты, 2г йорты

    Болгарларның Көнчыгыш Кама алдында төп таяну пункты, риваятьләргә бай урын, моннан Алабуга шәһәре күренеше ачыла.

  • Горький исемендәге парк 

    • 21:00
    • Казан, Николай Ершов урамы

    Музыкаль фонтаннар, кечкенә наян тиеннәр үзенә тартып тора, велосипед һәм ролик прокатлары эшли.

Юлкүрсәткечләр