Казан

2 нче маршрут. Казандагы көн

Музейларда һәм шәһәр урамнарында Казан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәбез, төбәкнең традицион һәм хәзерге гастрономиясе турында беләбез

  • 10 сәгәть 6,2 км 8 объект
  • «Жаворонок» 

    • 9:00
    • Казан, Профессор Нужин урамы, 7 йорт

    Каһвәнең сирәк очрый торган төрләре, каһвәне өйдә пешерү гаджетлары һәм эшләү өчен уңайлы шартлар.

  • Социалистик көнкүреш музее 

    • 10:00
    • Казан, Университет урамы, 6 йорт

    Әлеге музейда экспонатларны тотып карарга ярый һәм кирәк тә! "Вакыт машинасы"на утырып, уенчыклар, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре ярдәмендә совет чорына кайткан кебек буласың.

  • «Шәһәр панорамасы» 

    • 11:30
    • Казан, Дзержинский урамы, 7 йорт

    Заманча цифрлы технологияләр һәм башкаланың XVI, XVIII, XXI гасырлардагы макетлары меңьеллык Казанның тарихы турында сөйлиләр.

  • Черек күл 

    • 12:30
    • Казан, Дзержинский һәм Лобачевский урамнарының киселеше

    Гашыйклар аркасы, балалар өчен заманча мәйданчыгы һәм спорт белән шөгыльләнү зонасы булган борынгы парк.

  • Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее 

    • 14:00
    • Казан, К.Маркс урамы, 64 йорт

    Свияжскидан китерелгән иконалар, Иван Шишкин һәм Николай Фешин хезмәтләре һәм тагын 25 меңгә якын сәнгать әсәре тупланган әлеге А. Г. Сандецкий резиденциясендә.

  • Чәк-чәк музее 

    • 16:00
    • Казан, Париж Коммунасы урамы, 18а йорты

    XIX гасыр Казан татарларының тормыш-көнкүрешен тасвирлый торган хосусый музей.

  • Иске Татар бистәсе 

    • 17:00
    • Казан, Каюм Насыйри урамы

    Казан татарларының иҗтимагый һәм дини тормышының революциягә кадәрге үзәге, монда XVII–XX гасырлар мәчетләре һәм торак йортлары сакланган. Казанның иң кыска Күнче урамына кереп чыгарга онытмагыз.

  • «Татар утары» 

    • 18:00
    • Казан, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 8 йорт

    Татар һәм Европа халык ашларын монда утын ягыла торган мичтә әзерлиләр. Татар каклаган казыннан һичшиксез авыз итегез.

Сәхифәне e-mail га юлларга
яки

Юлкүрсәткечләр