Такси

«Татарстан»

10 еллык тарихы булган җирле сервис. Таксины TapTaxi кушымтасы аша (Google Play да һәм App Store да бар) яки +7 (843) 567-1-567 телефоны буенча чакыртып була. Шәһәрләр арасындагы сәфәрне «Мост» хезмәте аркылы оештыру отышлырак була.

Хезмәте бәясе Утырту — 45 сум, 1 км. — 14 сум, 1 мин. көтү— 5 сум.

Uber

Таксины, смартфон кушымтасы ярдәмендә, җиңел генә, төймәгә бер басу белән чакыртып була. Очсыз uberSTART белән комфортлы uberX арасында сайлау мөмкинлеге бар. Түләү кәгазь акча белән дә, банк картасы ярдәмендә дә башкарыла ала.

Хезмәте бәясе Минималь заказ суммасы uberSTART — 59 сум (9 сум/км., көтү — 2 сум/мин.), uberX — 130 сум (10 сум/км., көтү — 3 сум/мин.)

Gett

Машина чакырту өчен уңайлы телефон кушымтасы булган заманча такси (аны Google Play’дан һәм App Store’дан йөкләтергә мөмкин). «Эконом», «Комфорт» һәм «Бизнес» тарифлары арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бар. Таксопаркта — Kia Rio’дан алып Mercedes’ка кадәр машина төрлелеге. Түләү кәгазь акча һәм банк картасы ярдәмендә башкарыла ала.

Хезмәте бәясе Минималь заказ суммасы (утырту, 2 мин. көтү һәм 2 км. юл) — 60 сум. Аннары — 10 сум/км. һәм 2 сум/мин.

«Яндекс.Такси»

Казанның иң популяр такси сервисларының берсендә — өч төрле тариф һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәләре: «Эконом», «Комфорт» һәм «Бизнес». Таксопаркта — төрледән төрле машиналар: арзанлы Renaultдан алып затлы BMWларга кадәр. "Яндекс.Такси"ны телефондагы кушымта аша чакыру уңайрак (аны Google Play’дан һәм App Store’дан йөкләтергә мөмкин). Түләүгә кәгазь акчалар белән бергә банк карталарын да кабул итәләр.

Хезмәте бәясе Минималь заказ суммасы (утырту һәм 1 км. юл) — 49 сум. Бушлай көтү — 2 мин., аннары — 5 сум/мин. Шәһәр буйлап йөрү — 9 сум/км. Һәм 2 сум/мин.

Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез