Туристлар мәгълүмат үзәкләре

Казанның экскурсияләр үзәге

Экскурсия үзәге — Казанның ТМҮнең өстәмә офисы. Хезмәткәрләр Казан, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуга, Тәтеш һәм Чистай шәһәрләре буенча автобуслы экскурсияләр оештыра. Экскурсияләрнең төгәл вакыты бар, төркемгә кушылу бик җиңел: нибары билет алырга һәм тиешле вакытка җыелу урынына килергә генә кирәк. Билетларны алдан сайттан алырга мөмкин.

Пушкин урамы, 4 йорт
+7 (843) 231-67-98 +7 (906) 323-20-28
ex@kazantravel.ru
kazantravel.ru/tours
Дүш — шим.: 9:00 — 18:00, якш.: 9:00 — 14:00

Казан шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге

ТМҮ хезмәткәрләре шәһәр турында тулы мәгълүмат бирәләр, кунакханә ялларга һәм кызыклы экскурсия сайларга ярдәм итәләр. Казан һәм Татарстан буенча группа белән һәм аерым экскурсияләрне рус һәм башка телләрдә югары дәрәҗәле белгечләр алып бара.

Кремль урамы, 15/25 йорт
+7 (843) 270-32-70
info@kazantravel.ru
kazantravel.ru
Дүш. — Җом.: 9:30 — 18:30, шим.: 9:30 — 15:30

Зөя шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге

Зөянең ТМҮ утрау-шәһәрчек буенча экскурсия оештыра. Үзәк урнашкан бер катлы бина шәһәргә керүдә тора. Монда Зөяне карау өчен бушлай билет алырга, кызыксынган сорауларга җавап табарга мөмкин, шулай ук сезгә экскурсия маршрутын сайларга да ярдәм итәләр.

Зөя яр буе урамы, 10 йорт
+7 (917) 862-55-84
ostrov_tour@mail.ru
ostrovgrad.org
Сиш.— пәнҗ.: 10.00 — 17.00; Җом., шим.: 10:00 —18:00, якш.: 10.00 — 17.00

Алабуга шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге

ТМҮ аерым һәм группа белән сәяхәт итүчеләр өчен экскурсияләр оештыра. Биредә интерактив шәхси турлар әзерлиләр. Мәсәлән, экскурсия XIX нчы гасыр фаэтонында йөрү, остаханәләрдә шөгыльләнү яки Иван Шишкин музей йортында чәй эчүне үз эченә алырга мөмкин.

Гассар урамы, 9 йорт
+7 (85557) 7-86-68
eltourcenter@yandex.ru
elabuga.com/turizm/tur01.html
Дүш. — Якш.: 08:00 — 17:00

Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр бүлеге

Биредә туристлар өчен Болгар дәүләт музей-тыюлыгы буенча экскурсион маршрутлар сайлыйлар, музейларга билет һәм сувенирлар саталар, ә ял залында борынгы шәһәр турында видеороликлар күрсәтәләр.

Смирнов урамы, 56 йорт
+7 (84347) 3-16-32
bolgargid@mail.ru
Дүш. — Якш.: 08:00 — 17:00
  • Казанның экскурсияләр үзәге
    Пушкин урамы, 4 йорт
  • Казан шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге
    Кремль урамы, 15/25 йорт
  • Зөя шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге
    Зөя яр буе урамы, 10 йорт
  • Алабуга шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге
    Гассар урамы, 9 йорт
  • Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр бүлеге
    Смирнов урамы, 56 йорт
Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез