Транспорт узәкләре

«Казан» халыкара аэропорты

Бу Россиядәге Best Regional Airport Russia and CIS («Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы региональ аэропорты») номинациясендә World Airport Awards 2018 премиясен алган бердәнбер аэропорт. Казаннан 26 км. ераклыкта урнашкан бу аэропорт мәйданында саклау камералары, әни һәм бала бүлмәсе, медпункт, түләүле һәм түләүсез парковкалар бар; багаж төрү хезмәте, VIP хезмәт күрсәтү һәм Wi-Fi да каралган. Шулай ук терминалда кибетләр, кафе һәм рестораннар, почта бүлеге, туристик-мәгълүмати үзәк, банкоматлар һәм акча алыштыру пунктлары да бар. Аэропорттан — Казанга һәм кире юнәлештә «Казань-Пассажирская» станциясенә хәтле электричкада барып була.

«Бегишево» халыкара аэропорты

Аэропорт Түбән Кама шәһәреннән — 21 км. һәм Яр Чаллы шәһәреннән 24 км. ераклыкта урнашкан. Пассажирлар түбәндәге хезмәтләрдән файдалана ала: саклау камералары, багаж төрү, түләү терминаллары, почта бүлеге, парковка, кафе, рестораннар, VIP-хезмәт күрсәтү, сувенир кибетләре. Шулай ук әни һәм бала бүлмәсе һәм медпункт та эшли. Пассажирлар өчен Wi-Fi куллану да каралган. Яр Чаллыга кадәр BegishevoSkyBus рейслы автобусында барып җитәргә була.

Тукай районы
+7 (800) 200-18-19
www.nbc.aero

«Казань-1» тимер юл вокзалы

«Казань Пассажирская» станциясе Татарстан башкаласының үзәк өлешендә урнашкан. Вокзал бинасы — торгызылган XIX нчы гасыр ахыры архитектура һәйкәле. Биредә багаж саклау хезмәтеннән файдаланып була, кафе, банкомат, почта бүлеге, ял бүлмәсе, туристик- мәгълүмати бюро һәм түләүле җир асты парковкасы эшли. Ябулы җир өсте юлы пассажирларга көтү залыннан платформаларга узарга мөмкинлек бирә.

Казан, Вокзал яны мәйданы
+7 (800) 775-00-00
www.kazan.dzvr.ru

«Казань-2» тимер юл вокзалы

2012 нче елда ачылган «Восстание — Пассажирская» станциясе Казанның төньяк өлешендә урнашкан. Вокзал терминалы пассажир платформаларына чыгучы җир асты тоннельләре белән җиһазландырылган. Шулай ук биредә ял бүлмәсе, әни һәм бала бүлмәсе, кафе, кассалар, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминаллары һәм туристик-мәгълүмати үзәк эшли. Вокзал мәйданында беррәттән шәһәр яны һәм шәһәрләр арасы автобуслары өчен автовокзал да эшләп килә, ә вокзал янында — «Төньяк вокзал» метро станциясе урнашкан.

Казан, Воровский ур., 33 йорт
+7 (800) 775-00-00
www.vosstanie.dzvr.ru

«Карамалы Тау» тимер юл станциясе («Зөя»)

Карамалы тау, 1-нче май ур., 15 йорт

Казан елга порты

Казан портыннан Зөягә, Болгарга, Югары Ослан һәм Тәтешкә барып җитеп була. Билетлар елга вокзалы кассаларында сатыла.

Казан, Девятаев ур., 1 йорт
+7 (843) 293-04-00 +7 (843) 233-08-18

Зөя елга вокзалы

Зөя, Рождественский ур., 1А йорты

"Тәтеш" причалы

Тәтеш, Водниклар ур.
+7 (84373) 2-83-86

«Столичный» автовокзалы

Казанның үзәк автовокзалы шәһәрнең иске өлешендә, елга портыннан ерак түгел урнашкан. Пассажирларга хезмәт күрсәтүче төп сервислар арасында: билет кассалары, саклау камералары, банкоматлар, төрле кирәк-яраклар сатыла торган күшәкләр, медпункт, вокзал яны кафесы. Бинаның өске катында ял бүлмәсе һәм әни белән бала бүлмәсе урнашкан. Биредән йөрүче автобуслар Казанны Татарстанның бөтен шәһәрләре белән генә түгел, күрше регионнарның торак пунктлары белән дә бәйләнештә тота.

Казан, Девятаев ур., 15 йорт
+7 (843) 293-04-00 +7 (843) 293-00-41
www.avtovokzal-kzn.ru

«Южный» автовокзалы

Биредән 44 төрле юнәлештә китеп була. Автовокзалда көтү заллары, саклау камералары, буфет, кафе, медпункт, ял бүлмәсе, әни һәм бала бүлмәсе каралган. 15-20 машина сыйдырышлы парковка да бар.

Казан, Оренбург пр., 207 йорт
7 (843) 237-33-23
www.autovokzal.com

Алабуга автовокзалы

Алабуга, Окружное ш., 15 йорт
+7 (855) 573-15-68

Чистай автовокзалы

Чистай, Карл Маркс ур., 125 йорт
+7 (843) 425-01-08

Тәтеш автовокзалы

Тәтеш, Тәтешнең 200 еллыгы ур.
+7 (843) 732-80-58
Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез